Гөлмәрфуга
Агыйделгә төшә яздым төшә, яздым.
Тотмадың беләгемнән, Мәрфуга…
Агыйделгә төшә яздым төшә, яздым.
Тотмадың беләгемнән, Мәрфуга…
Онытсаң да мине, гөлләремә
Су сибәргә берүк онытма.
Күзләреннән нурлар (кояш) тамган (янган) чакта,
Яшь тамызма, иркәм боекма.
Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Чәчәк атми шиңделәр.
Гөл бакчага кердем дә мин
Чәчәкләр өзеп алдым.
Бер күрүгә гашыйк булдым
Үзем дә сизми калдым.
Берчә татлы йокылардан
Уятыр төсле булам,
Берчә чәчләреңнән сыйпап
Юатыр төсле булам.
Бер чак йокыңнан иркәләп
Уятыр төсле булам,
Бер чак сине тыным белән
Тартып алырдай булам.
Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Үтәр диеп белмәдем.
Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Аккан сулар кебек яшьлек
Үтәр диеп белмәдем…
Яфрак коеп, ак каеннар бөгелгәндә,
Ак кар ява алсу гөлләргә.
Гөлләр ничек үссен,
Гөлләр ничек түзсен
Көзге салкын җилләргә?
Авылымда чибәрләр күп,
Барысы да бер дигән.
Күңелемдә тик син генә
Кара кашым — Гөлгенәм.
Сайлап алып матур төсләр
Күңелем түрләреннән,
Үрим әле гүзәл бишек
Сөюем гөлләреннән.