Гөлләр сибәрдәй булам (беренче вариант)

Берчә татлы йокылардан
Уятыр төсле булам,
Берчә чәчләреңнән сыйпап
Юатыр төсле булам.

Берчә күктән алтын йолдыз
Алып бирердәй булам,
Берчә кайнар йөрәгемне
Сурып бирердәй булам.

Берчә аккошлар шикелле,
Парлап йөзердәй булам,
Берчә йөрегән юлларыңа
Гөлләр сибердәй булам.

Берчә күктән алтын йолдыз
Алып бирердәй булам,
Берчә кайнар йөрәгемне
Сурып бирердәй булам.

Берчә җәйгор булып кына
Йөгереп барырдай булам,
Берчә сине тыным белән
Тартып алырдай булам.

Берчә күктән алтын йолдыз
Алып бирердәй булам,
Берчә кайнар йөрәгемне
Сурып бирердәй булам.

Оставьте комментарий