Гөлләр алдым (икенче вариант)

Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Үтәр диеп белмәдем.

Кабат барсам, гөлләр алсам,
Суларга салмас идем.
Яшьлегемнең кадерләрен
Белмичә калмас идем.

Гөлләр алдым, суга салдым,
Тотып адылар микән?
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Күреп калдылар микән?

Кабат барсам, гөлләр алсам,
Суларга салмас идем.
Яшьлегемнең кадерләрен
Белмичә калмас идем.

Гөлләр алдым, суга салдым,
Ярсып аккан суларга.
Яшьлегемнең үтүләрен,
Яшьлегемнең үтүләрен,
Охшатам шул суларга.

Кабат барсам, гөлләр алсам,
Суларга салмас идем.
Яшьлегемнең кадерләрен
Белмичә калмас идем.

Оставьте комментарий