Кайчан гына очрашырбыз?
Якты кояш, кояш сине күрә,
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп,
Очраштырмый безне җирдә нигә?.
Якты кояш, кояш сине күрә,
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп,
Очраштырмый безне җирдә нигә?.
Киек казлар оча каңгылдашып,
Түшләренә җилләр урала.
Сагынулары, каурый-каурый булып,
Ятып калды безнең урамга.
Таулар белән таулар очрашмыйлар,
Безнең йөрәкләр бит таш түгел.
Язлар белән бәлки, кайтырсың дип,
Өметләнеп көтә яшь күңел.
Мамык шәлен салып иңнәреңә,
Мине еракларга озаттың.
Моңсулана балаң хәзер чит якларда —
Сүзен яттан белә һәр хатның.
Тынган инде гармун тавышлары,
Акрын гена таң да сызыла.
Бер кем белми гашыйк булганымны
Дөнъяның иң гүзәл кызына.
Оныт диеп исемеңне
Йөрәгемә ничек дәшим?
Мин бит һаман яралы җан —
Шул үткәннәр белән яшим.
Хәбәр сала әнкәебез безгә,
Кайтып төшсә кинәт кайсыбыз.
“Балакайлар, туганыгыз кайтты!
Күрешергә тиз(е)рәк кайтыгыз!”
Кабат искә төште, мин сине уйлыйм
Үз-үземне нигә аңлый алмыйм,
Белмим җаным нигә, нигә сине сөйдем
Тик уземне генә аңлый алмыйм…
Кайтам тәүге сөюемә,
Кайтам тәүге ярыма.
Ниләр булды соң миңа—
Урын тапмыйм җаныма?
Бөтерелеп сары яфрак
Эзләреңә генә ява.
Сагынуларны басар өчен
Тап әле миңа дәва.