Мин табынган күзләр

Хыялымда мин табынган күзләр
Көтмәгәндә генә табылды.
Моңа чаклы урап-урап үткән
Юлларыбыз килеп тап булды.

Мин сине яратырга тиешме?

Сагышлардан-әрнүләрдән килеп кердең син күңелемә,
Сүнеп барган күзләремне караттың син, җаным, үзеңә.
Мин бит сине шушы көнгә кадәр күргәннәрем булмады,
Нишләтим соң йөрәгемне, ул бит бары сине сайлады.

Мин сине яратмас идем (икенче вариант)

Мин сине яратмас идем,
Син аңа лаек түгел.
Тик нишләргә сине күргәч,
Уйларым аек түгел.

Мин сине яратам!

Кешелек дөньясы башланган заманнан 
Кешелек догасы — “Мин сине яратам!”. 
Йөрәктән — йөрәккә ул күчеп килгән, 
Өч сүз алдында һәр кем баш игән. 

Мин сине яратам (өченче вариант)

Кайчан гына без шушында
Икеү утырган идек.
Күктән яуган йолдыз карны
Учка тутырган идек.
Учка тутырган идек.

Мин сине яратам (икенче вариант)

Кайчан гына без шушында
Икеү утырган идек.
Күктән яуган йолдызларны
Учка тутырган идек.
Учка тутырган идек.