Мин сине яратам!

Кешелек дөньясы башланган заманнан
Кешелек догасы — “Мин сине яратам!”.
Йөрәктән — йөрәккә ул күчеп килгән,
Өч сүз алдында һәр кем баш игән.

Мин сине яратам,
Мин сине яратам!
Күңелдән —күңелгә,
Йөрәктән — йөрәккә,
Ул күчкән —
«Мин сине яратам, яратам!».

Үзгәргән заманнар,
Калалар, батшалар,
Тик калган шушы ант —
“Мин сине яратам!”
Күңелдән —күңелгә очыр канаты,
Буыннар — буынга ак аманаты.

Мин сине яратам,
Мин сине яратам!
Күңелдән —күңелгә,
Йөрәктән — йөрәккә,
Ул күчкән —
«Мин сине яратам, яратам!».

Кем генә батмаған, уттарда янмаган,
Илаһи сүз өчен —“Мин сине яратам!”
Мәхәббәт хакында томнарны актарам,
Бар җырның асылы — “Мин сине яратам!”

Мин сине яратам,
Мин сине яратам!
Күңелдән —күңелгә,
Йөрәктән — йөрәккә,
Ул күчкән —
«Мин сине яратам, яратам!».

Оставьте комментарий