Мин сине яратам (өченче вариант)

Кайчан гына без шушында
Икеү утырган идек.
Күктән яуган йолдыз карны
Учка тутырган идек.
Учка тутырган идек.

Хәзер ялгыз кырпак карга
Уйларымны тагатам.
Әзләремнән сизмимендә
Бер сүз калган яратам:
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.

Өмет уятамы шул сүз
Икәү очрашкан җиргә?
Тагы киләм әзләрем юк
Тик карлар уйный җирдә.
Тик карлар уйный җирдә.

Еллар — кары гына сиңа
Күңел хисенә көчсез.
Күпме яусада күмелми,
Йолдыздай янадыр сүз:
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.

Оставьте комментарий