Кайчан гына без шушында
Икеү утырган идек.
Күктән яуган йолдызларны
Учка тутырган идек.
Учка тутырган идек.
Еллар — кары гына сиңа
Күңел хисенә көчсез.
Күпме яусада күмелми,
Йолдыздай балкый сүз:
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.
Хәзер ялгыз кырпак карга
Уйларымны таратам.
Мин килгән идем син һаман юк
Тик карлар уйный җирдә.
Тик карлар уйный җирдә.
Еллар — кары гына безнең,
Күңел хисенә көчсез.
Күпме яусада күмелми,
Йолдыздай балкый сүз:
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.