Синсез язлар миңа кирәк түгел

Язларны мин көтеп ала идем:
Якты нурлар, гөлләр чоры яз.
Ялгыз калган моңсу минем җанга
Язгы җилләр назы гына аз.
Ялгыз калган моңсу минем җанга
Язгы җилләр назы гына аз.

Синсез нишләрмен?

Яратам дип, иркәм, әйтмәсәм дә
Аңларсыңдыр, беләм уеңны.
Җан тилмереп көткән тансык сүзне
Әйтү әллә дисең кыенмы.

Синнән икән

Шатлыкларым синнән булган икән,
Синнән килгән миңа яктылык.
Сине уйлый-уйлый бу дөньяда
Эшләгәнмен күпме яхшылык!..