Синсез яшим

Яннарымда син булмагач
Бер яме юк дөньяның.
Сагышлардан арыналмый
Синсез яшәвем, җаным.

Минем дөньяда барлыкны,
Бәгырькәем, онытма.
Җаныма тынгы табалмый
Өзгәләнәм син юкка.

Син дә килә алмыйсың шул,
Үзем дә бара алмыйм.
Кавыштырабыз әле бер дип
Күңелне генә алдыйм.

Күз алдымнан һич китмисең.
Синең хакта уйларым.
Яннарымда син булмагач
Бер яме юк дөньяның.

Оставьте комментарий