Синсез (икенче вариант)

Синсез айлар еллар кебек,
Көне дә, минуты да.
Мәңге бергә янсак иде,
Чын мәхаббәт утында.

Мин бит синсез — сүнгән йолдыз,
Мин бит синсез — җырсыз, моңсыз.
Мин синсез — тулган күңел,
Мин синсез — беркем түгел.

Күктә айның кояшы бар,
Син — җирдәге кояшым.
Тормыш дигән озын юлдан
Атлый торган юлдашым.

Мин бит синсез — сүнгән йолдыз,
Мин бит синсез — җырсыз, моңсыз.
Мин синсез — тулган күңел,
Мин синсез — беркем түгел.

Син — минем тәүге хыялым,
Бар байлыгым, алтыным.
Җырларым да, моңнарым да,
Бары сиңа, акыллым.

Мин бит синсез — сүнгән йолдыз,
Мин бит синсез — җырсыз, моңсыз.
Мин синсез — тулган күңел,
Мин синсез — беркем түгел.

Оставьте комментарий