Синсез алга атлыйм

Мән җаным, бердәнберем дидең,
Иркәләдең һәм назладың, сөйдең.
Исләремнән кычкырыплар кердең,
Вәгъдәләреңне ник соң син бирдең?

Ә мин сине һаман яратсам да,
Шашып сөеп, өз(е)леп сагынсам да,
Кире каймыйм, тезләнеп бассаң да,
Горур басып алга атлыйм, алга.

«Яши алмассың син минсез» — дидең,
Йөрәгемне таптап, изеп киттең.
Югалыр бу, диеп, шатланыплар йөрдең,
Кайнар мөхаббәтемне үтердең.

Ә мин сине һаман яратсам да,
Шашып сөеп, өз(е)леп сагынсам да,
Кире каймыйм тезләнеп бассаң да,
Горур басып алга атлыйм, алга.

Оставьте комментарий