Туган көн бүләге

Син бит миңа якты кояш кебек,
Син бит миңа бердән бер генә.
Тиң булырлык ниләр бирим икән,
Бүләк итеп туган көнеңә?!

Туган көн белән

Кышлар үтеп китә
Җылы язлар җитә
Алыштыра төнне иртәләр
Көн саен көн туа
Гомер шулай уза
Кеше гомере бик тиз үтә лә
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу, күбрәк сөенеч
Ходай тарафыннан
Шулай яратылган
Кабул итеп алыйк шул килеш

Тоям җылысын

Телимен мин матурлыкка
Синең күзләр белән карарга.
Анда яктылык дөньясы —
Искиткеч моң мөмкин табарга.

Тормышыңда — мин хата!

Мин чит кеше синең язмышымда,
Синең тормышыңда — мин хата!
Һаман башын иеп бара бирәм,
Каһәрләнгән тормыш юлында.

Томаннарның таралуын көтәм

Томаннарның таралуын көтәм,
Сагынуларым бердә күмелми.
Гомер үткән саен очрашуга
Өметләрем никтер өзелми.