Мин чит кеше синең язмышымда,
Синең тормышыңда — мин хата!
Һаман башын иеп бара бирәм,
Каһәрләнгән тормыш юлында.
Башкаларың — башка булып калды,
Ә мин — томышымның хатасы!
«Күпме, әллә?…» — калды башын иеп
Каһәрләнгән юлдан барасы…
Әллә?…
«Ишетмәсәм!» — әйтә ишет диеп,
«Күрмәсәм!» — күр диеп шашындың.
Минем мәхәббәтне атып бәрдең,
Үзең һаман миңа тартылдың.
Башкаларың — башка булып калды,
Ә мин — томышымның хатасы!
«Күпме, әллә?…» — калды башын иеп
Каһәрләнгән юлдан барасы…
Әллә?…
Башкаларга чәчәк бүләк иттең,
Башкаларны сөйдең күпләргә.
Башкаларың күктә торып калгач
Җаның ошеп килдең син миңа.
Башкаларың — башка булып калды,
Ә мин — томышымның хатасы!
«Күпме, әллә?…» — калды башын иеп
Каһәрләнгән юлдан барасы…
Әллә?…