Илһам

Ил кайгырса, илдә Илһам елый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә;
Бәгырьләрне безнең телә-телә
Чорлар аша узып бер моң килә.

Эй, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен бүген үзем елыйм,
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен туганнарым җырлыйм.

Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.

Эй, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен бүген үзем елыйм,
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен туганнарым җырлыйм.

Илһамлы сүз — бары туган җирдә,
Иң татлы моң — бары туган телдә…
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.

Эй, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен бүген үзем елыйм,
Онытыгыз бөтен кайгыларны,
Сезнең өчен туганнарым җырлыйм.

Оставьте комментарий