Кендек каны бәйли икән
Иң якын туганнарны…
«Туганым!» — дип өзелеп торган,
Җан атып торганнарны.
Туган якта — изге якта
«Инәки» чишмәсе бар!
Изге чишмә суын эчеп
Шәп яшик без, туганнар!
Чишмәләр бергә кушылса,
Диңгезләр, күлләр була.
Туган «Туган!» дип яшәсә,
Һәр көнең гөлләр була.
Туган якта — изге якта
«Инәки» чишмәсе бар!
Изге чишмә суын эчеп
Шәп яшик без, туганнар!
Туган кадерен туган белсен —
Гомерләр кунак кына!
Яшәү чишмә булып җырлар —
Гел бергә булсак кына.
Туган якта — изге якта
«Инәки» чишмәсе бар!
Изге чишмә суын эчеп
Шәп яшик без, туганнар!