Яшьлегем сукмаклары (беренче вариант)

Яшьлегемнең сукмаклары,
Алып барасыз кая?
Карт каеннар арасыннан
Балачагым елмая.

Хыялымда, гел янымда,
Онытылмас ярым атлый.
Язлар кайта, көзләр кайта,
Яшьлегем генә кайтмый.

Яшьлегемнең сукмаклары,
Карт каеннар, юкәләр,
Яфракларын коя-коя,
Еракларга илтәләр.

Хыялымда, гел янымда,
Онытылмас ярым атлый.
Язлар кайта, көзләр кайта,
Яшьлегем генә кайтмый.

Яшьлегемнең сукмаклары,
Калды зәңгәр урманда.
Сагынып эзлим, табалмыймын,
Бала чагым, син кайда?

Хыялымда, гел янымда,
Онытылмас ярым атлый.
Язлар кайта, дуслар кайта,
Яшьлегем генә кайтмый.

Оставьте комментарий