Яшисе килә (икенче вариант)

Тирә — яктан, яуган кардан
Яз исе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Яшисе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Сырхауларны ерак куып
Яшисе килә.

Һавалардан, борын ярып,
Яз исе килә.
Күңелләрдә шатлык тавы,
Яшисе килә.
Күңелләрдә шатлык тавы,
Ташып тора хисләр явы,
Яшисе килә.

Кош — кортларның тавышыннан
Яз исе килә.
Бурычларны бирер өчен,
Яшисе килә.
Бурычларны бирер өчен,
Дус —ишләрне күрер өчен
Яшисе килә.

Оставьте комментарий