Кайтчы, дускаем

Алсу таңда зәңгәр күл өстендә
Пар аккошлар кага канатын.
Ялгыз аккош кебек мин ямансу
Кайтчы, иркәм, кайтчы, солдатым.

Тургай (дүртенче вариант)

Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
«Сагынып кайттым туган үскән илне» — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.

Тургай (икенче вариант)

Көзге салкын җилләр искәч,
Әйткән идем тургайга:
Яз килгәндә, хәбәр китер,
Юлың безнең уңайга,
Юлың безнең уңайга.