Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
«Сагынып кайттым туган үскән илне» — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.
Ай-һай, моңлы тургай,
Сайрап җибәр, тургай!
Безнең туган илдә
Шат яшәргә уңай.
Сайра, сайра киң тугайда,
Моңлы тургай!..
Сайрый тургай: «Безнең тугай ямьле, дип,
Китмәс идем шул тугайдан мәңге, дип.
Сөйләмәсәм, беркем белми хәлне, дип,
Яз килүен мин ничек көткәнне», — дип.
Ай-һай, моңлы тургай,
Сайрап җибәр, тургай!
Безнең туган илдә
Шат яшәргә уңай.
Сайра, сайра киң тугайда,
Моңлы тургай!..