Күгәрчен гөрлидер (икенче вариант)
Күк күгәрчен уйнатам ла,
Күккә менгәч югалтам;
Насыйп булса кавышырбыз дип,
Үз күңелемне юатам.
Күк күгәрчен уйнатам ла,
Күккә менгәч югалтам;
Насыйп булса кавышырбыз дип,
Үз күңелемне юатам.
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Кыңгырау тагалар яхшы атка
Яхшы атлар белән юл җиңел.
Аманатка тогры дуслар гына
Авыр чакларыңда кул бирер.
Кояшларын белән кил син мина, кил син миңа,
Син бит минем ике канатым;
Әллә син булганга бу дөньяны,
Бу тормышны өзелеп яраттым?!
Әкрен генә сүнә шәфәкъ,
Эңгергә чума йортлар,
Җиргә сипкән йолдызлардай
Кабына кичке, утлар.
Кеше гөмере кыска, үтеп булмый
Җир йөзенең барлык җирләрен.
Килдек сезгә чит-ят кеше булып,
Дуслар табарымны белмәдем.
Йөрәкләр дә аерылмасын,
Канатлар да каерылмасын,
Аны ташлап китмә-китмә.
Ул бит синең яшьлек таңың,
Өзелеп сөйгән тәүге ярың,
Боектырма, ялгыз итмә.
Карлар ява димә, кил син миңа,
Онытмасаң бергә чакларны.
Җылы тыным белән эретермен
Чәчләреңә кунган карларны.
Яңа уңыш, зур бәхетләр теләп,
Озаттылар сине эшеңә.
Күңелеңдә туа олы хисләр,
Җан рәхәте булып кешегә.
Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.