Кара тавык

Дустым чакырды кунакка,
Тавык бирде бүләккә,

Сайлап алдым охшаганын
Үзем менеп төнәккә.

Кара тавык бүләк диеп,
Кешеләргә мактандым.

Әтәч булып кычкырган иде —
Керер урын тапмадым.

Оставьте комментарий