Артиллерист Гыйльфан

Кулларын ул тезләренә салган,
Кулларында шундый тамырлар.
Күз төшерү белән карт солдатлар
Бергә узган юлны танырлар.

Апас вальсы

Зөя буе куе тал-тирәк,
Апасым дип тибә яшь йөрәк.
Ага бу җыр Апасымны сөйгәнгә.
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.