Апсабашым

Авылымның тирә-ягы
Яшеллеккә күмелгән.
Салкын сулы чишмәләре
Мөлдерәмә түгелгән.

Туган авылым Апсабашым,
Син — минем йөзек кашым.
Монда тудым, монда үстем,
Сиңа бәйле язмышым.

Кул сузымы гына урман,
Анда үсә тирәкләр.
Яшел хәтфә болыныңда
Тәмле була җиләкләр.

Туган авылым Апсабашым,
Син — минем йөзек кашым.
Монда тудым, монда үстем,
Сиңа бәйле язмышым.

Кечкенә генә булсаң да,
Син авылым төш кенә.
Сине сагынып җырлар җырлыйм,
Гомер язым син генә!

Туган авылым Апсабашым,
Син — минем йөзек кашым.
Монда тудым, монда үстем,
Сиңа бәйле язмышым.

Оставьте комментарий