Аргужа

Аргужа да буе, ай, сары тал,
Юнып кына алган ук кебек.
Уйлаган да уйлар, ай, юк кебек,
Эчкенәем яна ук кебек.

Аргужа да буйлап йөрегәнемдә,
Ятып калды каеш дилбегәм.
Дилбегәм дә өчен кайгырмыймын —
Ятып калды туган илгенәм.

Аргужа ла буйлап йөрегәнемдә
Исемемне яздым ташына.
Абый да энә сүзен тыңламыча,
Җиттем, бугай, газиз башыма.

Оставьте комментарий