Мында Аргамак авылы,
Аргамак ураманнары.
Мында бар Аргымак тауы,
Аргымак аланнары.
Аргамаклар җилгән алан —
Дүртөйлө сабан туе.
Исемнәрендә җисем бар,
Шулай ул гомер буе.
Заман аргмагында син,
Җиләсең, туган ягым.
Гомергә шулай җилсен, дим,
Ал бирми аргымагым.
/1994/