Арчалылар бит без
Арча, арча, ятим калыр идем,
Синнән мине аерып алсалар.
Син зәңгәрсу — урман-кырлар ягы,
Казан арты — данлы Кырлай ягы.
Арча, арча, ятим калыр идем,
Синнән мине аерып алсалар.
Син зәңгәрсу — урман-кырлар ягы,
Казан арты — данлы Кырлай ягы.
Чайкала дулкыннар, чайкала,
Офыктан офыкка ашкынып.
Җиремдә чал диңгез күңел дә,
Калкынды башаклар ташкыны.
Аскыным — син газиз туган җирем,
Аскыным — син йөрәк тибешем.
Теш чатнардай салкын чишмәләрең,
Тыңгы белмәс йөгерек инешең.
Җаның сусаса җыр-моңга,
Ассыларга килеп чык.
Исәнлек-саулык утравы —
«Ассы» дигән патшалык.
Атҗитәр авылы матур
Уфага ерак түгел,
Сагынып кайтып киләмен
Анда юллары такыр.
Ачытаудан көтеп алдым
Сызылып таңнар атканын.
Күңел җырлый, сайрый тургай,
Талмасын канатлары.
Туган җирем күкрәгендә җырчы чишмәләр
Юллар табыр өчен хәттә ташны тишәләр
Ургылалар якты көнгә көмеш сулары
Җыр кушалар елгаларга табып юлларын
Күңелемне телгәләмә,
Әй ачы сары сагыш!
Туган ягым һәрчак истә
Аерды бары язмыш.
Байкы суы кая ага?
Өфе ягына бара.
Ярсу йөрәкне басарга
Табасы иде чара.
Язын Бола ярларында
Тынмый дулкыннар шавы.
Туган якта таң сызыла,
Нур сибеп бәхет таңы.