Апас ягы — тау ягы

Безнең Ыкның тауларында
Дулкынлана кылганнар.
Тауга карап таулар була
Туган җирдә калганнар.

Җырла, җырла, әйдә, җырла,
Һәммәсе тын калсыннар.
Апас кызлары икән, дип,
Сокланып таң калсыннар.

Гүзәлләре мең генә шул,
Гөл генә шул, бер генә.
Апасларга бардым, димә,
Калдым, диген, гомергә!

Җырла, җырла, әйдә, җырла,
Һәммәсе тын калсыннар.
Апас кызлары икән, дип,
Сокланып таң калсыннар.

Безнең якның урманнары
Каерылып үсәдер.
Каеннарның якты моңы
Күңелләргә күчәдер.

Җырла, җырла, әйдә, җырла,
Һәммәсе тын калсыннар.
Апас кызлары икән, дип,
Сокланып таң калсыннар.

Безнең якның инешләре
Иркәләнеп агышлы.
Ага сулар, кала моңнар,
Без дә шундый язмышлы.

Җырла, җырла, әйдә, җырла,
Һәммәсе тын калсыннар.
Апас кызлары икән, дип,
Сокланып таң калсыннар.

Оставьте комментарий