Апас вальсы

Зөя буе куе тал-тирәк,
Апасым дип тибә яшь йөрәк.
Ага бу җыр Апасымны сөйгәнгә.
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.

Зөя буе куе тал-тирәк,
Кайтмый калам сиңа бик сирәк.
Апасым дип йөгереп кайтам төбәккә.
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.

Зөя буе куе тал-тирәк,
Синсез ничек яшәмәк кирәк?
Шул тәүге җыр яши минем күңелемдә.
Яшә, Апас, гомер-гомергә,
Сүрелмичә мәңге күңелемдә.

Оставьте комментарий