Замана гыйбрәтләре

Пенсияләр артып тора, Калынаймый кесәләр. Бик шәп калынаер иде Бер илле мең бирсәләр. Алай итеп булмады, Болай итеп булмады. Күпме генә эшләсәк тә, Баеп китеп булмады. Иртән торып, тышка чыксам, Ике әтәч сугыша. Олигарх һәм түрәләр Байлык җыеп узыша. Телевизорны кабызсаң, Ток-шоулар канал саен. Бик белдекле әфәнделәр Талаша табып җаен. Радионы тыңлыйм дисәң, Нервың нык … Читать далее

Әткәм моңы (Аның моңы)

Мин әткәйнең гармун уйнаганын
Еш ишетәм соңгы араларда.
Аның моңы тула күптән инде
Төзәлгән дип йөргән яраларга.

Әткәм-Әнкәемнең сүзләре

Дөнья мәшәкате ерагайта
Кеше белән кеше арасын!
Кеше белән кеше арасына
Ничек итеп юллар саласы?

Алга, дибез

Алга дибез, алга, дибез,
Артка таба барабыз,
Алга барырга кушкан бит
Безгә әби-бабабыз.
Их, их, безгә әби-бабабыз.

Бала уйнатканда

Әлли-бәли итәргә тал бишеге бар аның,
Иркәләргә сөяргә, үз әнкәсе бар аның,
Әй-әй-йәй.
Әтисенә ай кебек, әнисенә көн кебек,
Апасына гөл кебек лә, әбисенә туп кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек.