Әткәйле балачагым

Әткәемнең күккә чөеп
Үчтеки итүләре.
Тыңламасак башын иеп
Үпкәләп китүләре.

Күңелемне җилкендерә
Туган өй, туган ягым.
Истән чыкмый, сагындыра
Әткәйле балачагым.

Кирәк чакта ягымлы да,
Коры да булулары.
Колагымда яңгырыйдыр
«Балам» дип торулары.

Күңелемне җилкендерә
Туган өй, туган ягым.
Истән чыкмый, сагындыра
Әткәйле балачагым.

Бу дөньяда киң күңелле
Әткәйләр бик күптер ул.
Синдәй олы җанлы
Әткәй башка юктыр ул.

Күңелемне җилкендерә
Туган өй, туган ягым.
Истән чыкмый, сагындыра
Әткәйле балачагым.

Оставьте комментарий