Замана гыйбрәтләре

Калынаймый кесәләр.
Бик шәп калынаер иде
Бер илле мең бирсәләр.

Алай итеп булмады,
Болай итеп булмады.
Күпме генә эшләсәк тә,
Баеп китеп булмады.

Иртән торып, тышка чыксам,
Ике әтәч сугыша.
Олигарх һәм түрәләр
Байлык җыеп узыша.

Телевизорны кабызсаң,
Ток-шоулар канал саен.
Бик белдекле әфәнделәр
Талаша табып җаен.

Радионы тыңлыйм дисәң,
Нервың нык булу кирәк.
Җыен шырдый-бырдый гына,
Рәтле җырлар бик сирәк.

Гәҗит-журналга язылабыз,
Акчаны кырып-себереп.
Бәяләр бик тешли хәзер,
Бер дә булмый җиткереп.

Кибеткә дип барган идем,
Бәяләр арткан тагын.
Халыкның эш хакы җитми
Туйдырырга тамагын.

Яшь гаиләләр бала тапмый,
Чөнки җитми акчасы.
Акчасы булганнары да
Таба алмый бакчасын.

Мәктәптә дә балаларның
Котын алып торалар.
Мәҗбүри ЕГЭ бирдереп,
Башларын катыралар.

Санкция дия-дия,
Бәгырьләрне теләләр.
Чит илгә дә бара алмый
Хәзер безнең түрәләр.

Эшләгән акча җитмәгәч,
Кредитка батты халык.
Бирәчәген уйламыйча,
Бар теләгәнен алып.

Авырлыклар узар-китәр,
Безнең өчен ни алар.
Балалар сау булып үссен,
Имин булсын дөньялар.

Оставьте комментарий