Әткәй белән печәндә
Тирләп — пешеп печән чаптык
Әткәй белән тугайда.
Арыган беленәме ни
Әткәй янда булганда.
Тирләп — пешеп печән чаптык
Әткәй белән тугайда.
Арыган беленәме ни
Әткәй янда булганда.
Өзгәләнмә, зинһар, әнкәй җаным,
Ишетәм бит синең тавышны.
Ходай безгә шулай кушкан икән,
Алыштырып булмый язмышны.
Ир-егетне кем картайта,
Кем кидерә түбәтәй?
Биеткән дә, җырлаткан да,
Картайткан да — шул түтәй.
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар арыктан.
Кызын озатырга баргач,
Куркып качкан сарыктан.
Караиделгә барам әле
Азык-төлек алырга.
Бизнесмен миңа калдырган
Сәндер белән кабырга.
Заман авыр димә әле,
Башыңны имә әле.
Авыр булсада матур ул,
Бу дөнъя дигәннәре.
Минем иркәм армиядә,
Атлар эчерәм, дигән.
Төпсез чиләк, сапсыз көрәк
Минем кулымда, дигән.
Башыңны имә әле.
Авыр булсада матур ул,
Бу дөнъя дигәннәре.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр пыяла.
Үзе кызлар белән йөри,
Сөйләшергә ояла.
Кайтырыма бер ай калганда
Дошман тубы өзде гомерне.
Кичерегез, газиз туганнарым,
Әйтәлмадым соңгы гозерне.