Юллар (беренче вариант)
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.
Күл буенда йөрдем мин,
Балачагымны эзләп:
Су төбендә — яшел үлән,
Яр читендә — су тездән.
Кайтыр идем язга
Калфак үрергә.
Тагын ниләр язган
Миңа күрергә?
Мендем биек Урал тау башына,
Бөркет тора кыя ташында.
Баш очымда балкып яна кояш,
Болыт ята аяк астында.
Матур илем — батыр илем,
Тынычлык, дуслык иле.
Саф һавалы җылы җилең
Кабат яшәртә мине.
Күпме какты-сукты сине
Язмыш җиле-давылы!
Ә шулай да исән калдың,
Җиңүче син, авылым.
Мамадышның һәр урамы
Нөкърәткә алып төшә.
Су керергә ашыгамы —
Каеннар йөгерешә.
Инешенең ярларында
Гүзәл күркәм җиреннән
Бу авылга нигез салган
Нурай татар иленнән
Кошлар сайраудан туктагач,
Алтын көзләр дә җитә.
Якынайган көзге туйлар,
Кыз күңелен җилкетә.
Кәркәле авылы кайда —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам —
Читләргә китәмен дә.