Ямь өстәсем килә бу җиргә

Синең миңа һәр агачың таныш,
Һәр инешең таныш, һәр үрең.
Һәр үләнең миңа сәлам бирә,
Һәр кош сайрый миңа үз серен.

Ялгыз агач

Биек тау башында, авылым каршында,
Күп гасырлар шаулый бер агач.
Беркем белми аның
Кайчан туган чагын,
Беркем белми aның серләрен.

Язларда кайтыгыз

Тургайлы кырларга, җырларым тыңларга
Талпынмый түзә соң кайсыбыз?
Дусларым, аңлагыз, яз күрми калмагыз,
Туган як көтә бит, кайтыгыз.