Көндәшле

Инешенең ярларында
Гүзәл күркәм җиреннән
Бу авылга нигез салган
Нурай татар иленнән

Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, сердәшле
Пар чишмәләр ул иле
Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, тернәкле
Пар канатлар ул иле

Көндәшлегә исем биргән
Аккан ике пар чишмә
Инешенә көдрәт биргән
Көмеш сулы пар чишмә

Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, сердәшле
Пар чишмәләр ул иле
Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, тернәкле
Пар канатлар ул иле

Буыннарга серен сөйләп
Ничә гасыр ул ага.
Киленнәре килгәннәре
Саф суы тәмен таба.

Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, сердәшле
Пар чишмәләр ул иле
Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, тернәкле
Пар канатлар ул иле

Шифа суың моңон бирде
Изге сулы Инешем
Иҗадым да синдә туды
Газиз җирем Көндәшлем.

Оставьте комментарий