И, Казан, Казан

И Казан, Казан, ямьле Казан,
Яшьлегем таңы синдә узган.
Ике күзем өстенә, кыйгач кашлар итеп,
Син миңа бәхетле язмыш сызган.

Мин кырларга гашыйк

Ямьле авыл таңын,
Каеннарның шавын,
Май кояшы нурын юксынам.
Мин кырларга гашыйк,
Авылым, сагынам шашып,
Туган җирсез яшәү юк сыман.

Дим буйлары

Туган ягым Дим буйлары, Үзәнеңдә әрәмә. Әрәмәгә барсам, әнкәй, Озакласам, әрләмә. Әрәмәдә пешкән диләр Шомырт, балан, бөрлегән. Яшь кояшлы булгангадыр, Җимеш иртә өлгергән. Чакыра төсле үзенә Куак артыннан куак. Әйтерсең дә, бала чагым Яшенеп тора сымак.