Мин кырларга гашыйк

Ямьле авыл таңын,
Каеннарның шавын,
Май кояшы нурын юксынам.
Мин кырларга гашыйк,
Авылым, сагынам шашып,
Туган җирсез яшәү юк сыман.

Тугайларның нурын,
Тургайларның моңын
Сагынып йөрәк, гомер тиз ага.
Шәһәр — бәхет нуры,
Ә мин авыл улы —
Җирне сагынып күңел сызлана.

Көрәшләрдә күпме
Данлы юллар үтте
Буразнада үскән батырлар.
Алар җырын җырлап,
Туган җирне зурлап
Шаулашалар моңсу каеннар…

Оставьте комментарий