Гомерлек ярым бул

Очраттым да сине юлларымда.
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Шул минуттан нидер булды миңа:
Уйларымда бары син генә.
Кирәк түгел мина ярты бәхет
Һәм узгынчы хисләр ташкыны.
Гомер буе сөясемне белеп,
Сиңа таба йөрәк ашкынды.

Бүгенгенең белик кадерен!

Бөреләргә тулган хисләремне
Бүген килеп, чәчәк аттырам.
Теләсәң, ян дөрләп минем белән,
Чаткылардан ялкын чакырам.

Без барыбер бергә булырбыз

Син дә ялгыз, бугай, минем төсле,
Елмаюың тулы моң гына.
Рәсемеңне кысам күкрәгемә —
Синнән өлеш миңа шул гына.

Сулар кирегә акмый

Ялганмый юллар, ялганмый уйлар,
Юлларда — күзем. Сүнгән бар утлар.
Кайдан эзләргә? Кайда эзләрең?
Язмыш ник сукты, ник сукты тезләргә?

Карлар күмгән юлларны

Кышның озын моңсу кичендә
Яшь чакларым төште исемә.
Тышта буран, ява ап-ак кар,
Сөйгән ярым, сагнам — каршы ал.