Кычыткан чыпчыгы (икенче вариант)

Синдәй утны, синдәй шукны
Булмагандыр күргәнем.
Башларымны әйләндердең,
Җаныма ут үрләдең.

Үкенмә (икенче вариант)

Өзелеп яраттым,
Син диеп җан аттым,
Тиңләдем күгемнең аена.
Киттең дә югалдың,
Дөньяма моң салдың,
Күңелем зар елый, юксына.

Күк томаннар аша

Аның белән култыклашып уздың,
Син аныкы хәзер, аныкы…
Мин елганың хәзер бу ярында
Ә син хәзер теге ярныкы.

Мәхәббәтем (дүртенче вариант)

Якты өнем дә син, татлы төшем дә син,
Хыялга үрелгән сөю гөлем дә син.
Йолдыздан күзләдем, җирдән дә эзләдем
Җил-яңгырлар юган, таба алмыйм эзләрен.