Алтын алка

Алтын алкаларым сынса,
Алырсың микән алка?
Булырсың микән үземә,
Калырсың микән ятка?

Өйләремә элеп куйдым
Тасмалы паласыңны.
Өзлеп сөйдем, белеп сөйдем
Үземә буласыңны.

Алтын алкаларым сынса,
Көмешен сындырмамын.
Үлсәм дә, сөйгән ярымны
Ятларга калдырмамын.

Яңа яуган кар өстеннән
Атлый бәхетле парлар.
Мәңге бергә-бергә булсын
Бер берсен сөйгән ярлар.

Алтын алка сына, диләр-
Сынмый да, бөгелми дә.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Сүнми дә сүрелми дә.

Оставьте комментарий