Яшермәче, иркәм (икенче вариант)

Яшермәче, иркәм, әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең?
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөюең?..

Яшермәче, иркәм (беренче вариант)

Карашларың көзге кояш сымак,
Нигә, иркәм, салкын карыйсың?
Сабырлыгы җуйган йөрәгемә
Тагы тирән яра ясыйсың.

Яшермә син, иркәм, серләреңне

Яшермә син, иркәм, серләреңне,
Мин барыбер аңлыйм барын да.
Күңелеңдәге яшерен сөю уты
Күзләреңнән синең агыла.

Ярый син бар янымда

Тормыш сукмаклары сикәлтәле,
Ярсый җилләр, була давыл да.
Сагышлардан җаным әрнегәндә
Ярый әле син бар янымда.

Ярый ла сабырым бар…

— Сагындым, — дип, иңнәреңә
Сарылыр чакларым бар.
Күз сирпесәң шатлык булып
Кабыныр чакларым бар.

Яшерен сөю

Язлар җиткәч, Идел суы ярсып агар,
Дулкыннары сыймас аның ярларына.
Ярларыннан чыккан ярсу Идел кебек,
Мәхәббәтем сыймас минем җырларыма.