Күңелләр юанганчы
Картлар яткач, ай калыккач,
Турыгыздан үткәлим.
Ник тәрәзәң пәрдәләрен
Күтәрмисең? Үпкәлим!
Картлар яткач, ай калыккач,
Турыгыздан үткәлим.
Ник тәрәзәң пәрдәләрен
Күтәрмисең? Үпкәлим!
Тагын язлар килер, чыерчыклар кайтыр,
Ояларын парлап корырлар.
Ямьле язга сөенеп, таң нурына коенеп,
Бер туктамый сайрап торырлар.
Уртадагы урындыкка
Утыргансың берүзең;
Матур үзең, үтә сүзең,
Туган илдә берүзең.
Үз хәлемне үзем белми
Күзләреңә бактым.
Уйларымның бөтенесен
Күзләреңнән таптым.
Үз хәлемне үзем белми, үзем белми,
Уйларымның бөтенесен
Күзләреңнән таптым.
Күңелемә яз чорналган,
Хисләр таша ярлаына.
Йөрәгемнән шатлык тама,
Йөрәгемнән шатлык тама
Җилкенгәндә сиңа таба.
Күңелемнең иләс-миләс чагы —
Әллә нигә килә көләсем.
Йөгән белмәс хыял тулпарында
Туктамичә килә җиләсем.
Безнең ара йолдыз кебек бик ерак,
Синнән хәтта сәламләр дә бик сирәк.
Кояш бата да кич була,
Күңелем шатлык белән тула,
Нурлар уйный тирә-ягымда.
Кош оча, йолдызлар атыла,
Елгалар ярыннан ташына…
Шуларны күрәм дә, күңелем
Еракка, еракка ашкына.
Саф сөюем уянганда,
Чәчәк аткан чак иде.
Язын искән таң җилендәй,
Тойгыларым саф иде.