Күңелемә яз чорналган

Күңелемә яз чорналган,
Хисләр таша ярлаына.
Йөрәгемнән шатлык тама,
Йөрәгемнән шатлык тама
Җилкенгәндә сиңа таба.

Хыялларым бөреләнгән,
Яфракларын ярыр сымак.
Уйларымның туйларына,
Уйларымның туйларына —
Хыял кошым кайтыр сымак.

Сөюемә наз чорналган (Сөюемне наз чорнаган),
Йөзәм хыял диңгезендә.
Тик шунысы — шушы язым,
Тик шунысы — шушы язым
Синсез үтә, синсез генә!

Оставьте комментарий