Көт әле, дисең

Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин —
Әллә сөясең, әллә сөймисең?
Уза гомерләр, уза гомерләр,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Көт кенә сагынып

Көнне көн диеп тормам,
Төнне төн диеп тормам.
Көнен, төнен килермен, /Көнен, төнен барырмын,/
Бик сагындым диярмен. /Яннарыңда калырмын./
Көт кенә сагынып,
Көт кенә сагынып мине!

Көт

Давылны давыл димәм,
Явымны явын димәм,
Таш яуса да, таш яуса да чыдармын,
Сиңа юлга, сиңа юлга
Чыгармын, чыгармын.

Көнләшмә (беренче вариант)

Көнләшмә, җанкаем, чит ярлар
Мин диеп беркөнне җан атса.
Көнләшмә, кемедер өзелеп,
Ут йотып, мине бик яратса.

Көмеш балдак

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте,
Синсез үтте — нинди үкенеч…