Гармун (дүртенче вариант)
Моңында — туган җырымның
Кояшлы тарафлары,
Абыйларымның яшьлеге,
Әнием карашлары.
Моңында — туган җырымның
Кояшлы тарафлары,
Абыйларымның яшьлеге,
Әнием карашлары.
Авыл буйлап гармун уйнап
Җырлыйсы иде тагы.
Искә төшә, сагындыра
Туган авылым ягы.
Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.
Яңгыратып бистәләрне,
Гармун уйный кичләрен.
Алтын телле гармун сөйли
Яшь егетнең хисләрен
Ераклаша гармун, китә-китә,
Ындыр аша болын юлы бар.
Кай арада яшьләр чыгып китә,
Искәрми дә кала олылар.
Үзәкне өздереп уйный гармун,
Моң агыла туган ягымнан.
Гармун моңы — авыл истәлеге
Йөрәкләрдә сабый чагымнан.