Эх, син гармун

Син уйнасаң авылымның
Яңгырап тора кичләре,
Сине тыңлый югары очлар,
Тыңлый түбән очлары.

Эх, син гармун,
Әй моңлы баян,
Яшь кызларның мәхәббәтен
Беләсең кайдан.

Әнә тыңла: таңда берәү
Өздереп гармун, тарта.
Аны тыңлап кошларның да
Телендә моңы арта.

Эх, син гармун,
Әй моңлы баян,
Яшь кызларның мәхәббәтен
Беләсең кайдан.

Картларның да, яшьләрнең дә
Үзәген өзә генә.
Моңы белән ут кабыза
Моңсызлар йөрәгенә.

Эх, син гармун,
Әй моңлы баян,
Яшь кызларның мәхәббәтен
Беләсең кайдан.

Оставьте комментарий