Уйнама, гармун

Авыл өстенә авыр моң ята,
Кемдер өздереп уйната.
Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл тын калып, тыңлыйдыр.

Кем йөри гармуннарны тартып,
Ялгыз йортта сагыш уятып.
Әй, гармун, гармун, уйнама юкка,
Моңлы җанны елатма, тукта.

Туган авылның тын урамнары
Оныткан инде моңнарын.
Онытсын инде, уйнама тукта,
Сулган йөрәкне уятма.

Кем йөри гармуннарны тартып,
Ялгыз йортта сагыш уятып.
Әй, гармун, гармун, уйнама юкка,
Моңлы җанны елатма, тукта.

Уятма юкка, сүнде өметләр,
Кайтмаска киткән гомерләр.
Уйнама, гармун, җитте, кирәкми,
Әрнетмә җанны, йөрәкне.

Кем йөри гармуннарны тартып,
Ялгыз йортта сагыш уятып.
Әй, гармун, гармун, уйнама юкка,
Моңлы җанны елатма, тукта.

Оставьте комментарий