Уйнат гармуннарыңны да,
Сайрат былбылларыңны.
Гармун тавышлары баса
Минем кайгыларымны.
Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Әллә кайлардан табармын,
Кошлар булып сайрасаң.
Бакчада кыярлар,
Төнлә йөрмә: кыйнарлар.
Ай-ли, Мәрфуга,
Ал көйәнтәң, бар суга.
Бакчаларга чыксаң иде —
Бадыян түтәлләре.
Ал булса да, гөл булса да,
Кирәкми бүтәннәре.
Эх, тальян моңнары
Дәртләндерми кемнәрне?
Җырлата да, биетә дә,
Күтәрә күңелләрне.