Кичер кайта алмавымны…
Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
Кайтыр, диеп,
Өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар
Килми идеме соң!
Гомер киселүен
Тели идемме соң?
Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
Кайтыр, диеп,
Өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар
Килми идеме соң!
Гомер киселүен
Тели идемме соң?
Бу ярлардан теге ярга
Йөзеп чыгалмаганнар.
Җиңәмен дип кергәннәр дә
Җиңеп чыгалмаганнар.
Ярсып-ярсып, өерелеп,
Коен уйный, коен.
Калсаң коен уртасында,
Кыен икән, кыен.
Бер бересен өзлеп сөйгәннәрне,
Гайбәт утларына салмагыз!
Кагылмагыз, зинһар, пычратмагыз,
Сөю бит ул — сафлык, аңлагыз!
Кеше гомерләре бигрәк кыска,
Ходай безгә, белмим, нигәдер
Кошлар гомере дә бирмәгән шул,
Яши белсәң җитәр дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска,
Кадерләрен биктә беләрлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе гомерлек.
Белсәк тә без янәшәдә
Җиде ятлар йөргәнне
Сизми калдык арабызга
Кеше сүзе кергәнне.
Кеше юлга чыкса, икмәк теләп
Калдыра, ди,
Ишек өстендә.
Аннан инде ничек кайтмый калсын,
Аны өйдә ризыгы көтсен дә…
Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың…
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.
Үтми тор әле яшьлегем,
Хушлашмыйк, әле иртә.
Сүнмәде бит яшьлек дәрте,
Һаман күңелне чиртә.
Үтми тор әле яшьлегем,
Хушлашмыйк, әле иртә.
Сүнмәде бит яшьлек дәрте,
Һаман күңелне чиртә.